Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлсирин-Азат Абитовлар кызмы-малаймы көтүләрен ачыклаган

Яшь пар тиздән үзләренең әти-әни булачагы турында хәбәр итте. Шушы көннәрдә Азат белән Гөлсирин хәзер популярлашып киткән гендер-пати да уздырып алган. Бәбинең җенесен белү бәйрәме өчен төсле төтен шашкалары кулланганнар. Әмма фото аклы-каралы булгач, Гөлсириннең кемне көткәнен аңлап булмый.

«Безгә карап кына әйтә аласызмы, малай булырмы, кызмы? Ә видеосы әзер булгач, кем буласын без сезгә күрсәтербез», — дип язып куйган Азат.

«Гендер-пати нәрсә ул була? Татарча языгыз әле. Котлыйм, бәби исән-сау тусын, әти-әниләренә сөенеч», — дип сораган инстачыга: «Татар теленә „җенес туе“ дип тәрҗемә ителә», — дип җавап язган икенчесе.

«Яңача инде. Безнең заманда ярый мондый туйлар юк иде. Тузга язмаган пәри туйлары, кешенең бөтен уе эштә иде», — дгән бер усал теллесе.

«Гөлсирин матурланып китте, малай булыр», — дип тә язганнар. Гөлсириннең сәхифәсендә дә: «Азатның хатынын бик дәртле итеп үбеп торуына караганда малай булачак», — дигәннәр.

Әмма күпчелек кыз өчен тавыш биргән.

«Кем булса да, исән-сау тусын. Без сезнең өчен шат, бала туу зур могҗиза инде ул. Сез нинди зур бәхет ияләре булуыгызны яшьлегегез белән үзегез дә аңлап бетермисездер әле», — дигәннәр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/glsirin-azat-abitovlar-kyzmy-malaymy-ktlren-achyklagan

http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/glsirin-azat-abitovlar-kyzmy-malaymy-ktlren-achyklagan

https://www.instagram.com челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азат абитов голсирин абдуллина