Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Грипп вакыты якынлаша

Кыш җиттеме, грипп үзе турында искә төшерә. Менә быел да эпидемия чоры гыйнвар ахыры - февраль айларына туры килер, мөгаен. Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова да: «Грипп вирусының сезонлы артуы күзәтелә. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәдә дәваланучылар саны да арта. Алар арасында өлкәннәр күп. Һәр...

Кыш җиттеме, грипп үзе турында искә төшерә. Менә быел да эпидемия чоры гыйнвар ахыры - февраль айларына туры килер, мөгаен.
Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова да: «Грипп вирусының сезонлы артуы күзәтелә. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәдә дәваланучылар саны да арта. Алар арасында өлкәннәр күп. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күренүгә, медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк», - дип кисәтте бер әңгәмәсендә.
Авыру нәрсә белән куркыныч?
Грипп - авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары йөткерү, томау өстәлергә мөмкин.
Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкәннәр авыр кичерә. Грипптан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары ихтимал. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары күзәтелә. Үлү очраклары да бар.
Ничек сакланырга?
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә. Шулай ук грипп чорында авыру янында маска кияргә кирәк. Авыру кешеләр белән элемтәгә кермәвең хәерле. Кулны сабын белән ешрак юарга киңәш ителә. Бүлмәне көненә өч-дүрт тапкыр җилләтсәң яхшы. Иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур.
http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-08-25/item/13547-gripp-kil%D3%99-nichek-saklanyirga?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев