Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

23нче балалар бакчасында муниципаль фестиваль үтте

Әле шушы көннәрдә генә, берничә балалар бакчасы катнашында фестивальләр булып үтте. Олылар теле белән әйтелгән һәр сүзне сеңдереп, алар эшләгән эшне кабатларга яраткан тиктормаслар өчен кечкенә сабантуй дисәң дә күп булмас.

Үз ана телен яраткан, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән кеше,  башка милләт кешеләренә дә хөрмәт белән карый торган була. Безнең күп төрле милләт вәкилләреннән торган шәһәребездә мондый хөрмәт бик югары бәяләнә торган нәрсә. Хөрмәт - ул дуслык  дигән сүз, ә дус булып яшәүгә ни җитә! Өстәвенә, быел- халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы.  Тел һәм дуслыкка багышланган чаралар мәктәпләрдә, авылларның мәдәният йортларында да булып тора. Бигрәк тә, балалар өчен истә кала торган, бай эчтәлекле чаралар оештырылуы күңелле.

18 февральдә шундый фестивальнең берсе егерме өченче бакчада үтте. “Традицияләргә тугрылык – өметле киләчәк” муниципаль  фестивале ТАССР оешуның 100еллык юбилеена багышланды. Күп төрле милләт- һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәте, бәйрәме бар. Туган телләр һәм дуслыкка багышланган фестивальгә милли киемнәрдән килгәннәр. Рус, татар, мордва, чуваш, мари, үзбәк, саный китсәң бездә тагын әллә ничә төрле милләт вәкилләре яши бит. Әлеге чарага әзерлек дәвамында, тәрбиячеләр балаларга, төрле милләтнең үзенә генә хас йоласы, киеме, гореф – гадәте барлыгын сөйләп -аңлатып, хәтерләренә сеңдерү өстендә эшләгәннәр.  Үз милләтеңнең, башка милләтләрнең тел һәм традицияләренә  карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булуны, балага кечкендән аңлатуны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Эзлекле рәвештә әлеге юнәлештә эшләү, әлбәттә, үз нәтиҗәсен күрсәтми калмый.  Балалар, үз милләтләрен яратып, шул телдә шигырь, әкият сөйләделәр. Милли уеннар, гореф-гадәтләрне чагылдырган сәхнә күренешләре –берсе дә читтә калмады.  Төрле милләт биюләрен дә күрсәттеләр.  Бигрәк тә бәйрәмгә көтмәгәндә генә Шүрәленең килеп керүе шатлык булды.  Балалар Шүрәлене танып, аның белән тиз арада дуслык урнаштырдылар. Бергәләшеп борынгы уеннар уйнадылар, халык көйләрен башкардылар.

Туган тел һәм халыклар дуслыгына багышланган чарага  шәһәрдәге мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларының мөгаллимнәре мәгариф идарәсе методисты Лиана Волдавина кунак булып килгәннәр иде. Мөгаллимнәр балаларга милли мәдәниятне, традицияләрне, телне өйрәтү өстендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шуңа кагылышлы видеоматериаллар да күрсәттеләр.

  Республикабыздагы төрле милләт халкының дус һәм бердәм яшәүе – безнең иң  күркәм традициябез. Балаларга моны даими аңлатып тору бик матур йола ул.

 Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев