Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иделдән батып үлгән ир-ат мәетен чыгарганнар

Фаразлар буенча, үлемнең сәбәбе булып, ныгып җитмәгән бозга чыгу тора.

Махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына Кама Тамагы районының Сөйки бистәсе тирәсендә Идел елгасында ир-ат батып үлүе турында хәбәр алынган. Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хезмәткәрләре ярдан 700 метр ераклыкта су өслегендә батып үлгән кеше мәетен тапкан. Мәрхүмнең Чувашия Республикасының Алатыр районы Восход бистәсендә яшәгән 38 яшьлек ир-ат булганлыгы ачыкланган.

Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Башлангыч фаразлар буенча, үлемнең сәбәбе булып, ныгып җитмәгән бозга чыгу тора. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев