Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икътисади үсеш министрлыгы Россияне 14 макротөбәккә бүләргә чакырды

Икътисади үсеш министрлыгы Россияне 14 макротөбәккә бүләргә чакырды. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.

 

Әлеге инициатива сентябрь аенда Хөкүмәткә тапшырылачак «Киңлекләрне үстерү стратегиясе» проектында урын алган.

14 макротөбәк административ-территориаль берәмлекләр булмаячак, алар гамәлдәге социаль-икътисади элемтәләрне генә чагылдырачак. Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказга Үзәк, Үзәк-Кара туфраклы өлкә, Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел-Кама, Идел-Урал, Урал, Көнбатыш Себер, Көньяк Себер, Енисей һәм Байкал макротөбәкләре өстәләчәк.

Макротөбәкләр федераль округларга охшаш булачак, диелә басма хәбәрендә.

Мондый бүленеш төбәкара бәйләнешләр өчен уңайлы шартлар тәэмин итәчәк, дип өметләнәләр ведомствода. Моннан тыш, һәр макротөбәк составына ким дигәндә бер зур икътисади үсеш үзәге өстәләчәк.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/27/170412/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев