Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илфак + Минзилә (ЭКСКЛЮЗИВ) - "Шәһри Казан"

Иштирәк авылы язгы кояш нурында назлана. Күңелгә тулган хатирәләр табигатьнең әлеге серле фасылы белән бербөтен булып чынбарлыкка әйләнә кебек. Менә мотоциклы белән авыл урамын дер селкетеп Илфак килеп туктар төсле. Күрше Мичурин авылына Минзиләсе янына йөрер өчен әтисеннән мотоцикл алдыра ул. (Казан, 5 апрель, "Шәһри Казан")

Минзилә – Илфакның беренче хатыны. Улы Илдар белән кызы Зәринәнең әниләре. «Ул гомер буе миңа тугры булып яшәде», – ди торган иде Илфак Минзилә турында. Кызганыч, Минзилә ханым безнең белән очрашырга теләмәде. Әнә шулай күләгәдә калырга күнеккән ул. Үзен дә, хисләрен дә күрсәтергә теләми. Шуңа күрә аларның матур мәхәббәт тарихларын туганнары һәм кызы Зәринә белән барлыйбыз.

Кызга – 15, егеткә 17 яшь була танышканда. Күрше авыл кызы апаларына кунакка килә. Яшьләр беренче тапкыр клубта күрешәләр. Кыз егетнең озатып кайтуына каршы килә. Ошатмаудан түгел, әтисенең шелтәләвеннән курка. Гаиләдә тәрбия шактый нык була. Илфакның бик күп кызларның башын әйләндереп йөрүеннән хәбәрдәр булганнар, күрәсең. Шулай да башкалар түгел, нәкъ менә кунак кызы Минзилә керә аның күңеленә. Егет, 20 чакрым араны җәяү үтеп, күрше авылга Минзиләне эзләп китә. Өлкәннәргә бик сиздерми генә, очрашкалый да башлыйлар. Вәгъдә биреп озатып калмаса да, кыз егетнең армиядән кайтканын да көтә.

Минзиләгә – 19, Илфакка 21 яшь булганда, алар өйләнешәләр. Тормыш акрынлап үз юлын ала. Минзилә мәктәптә укыта, Илфак «Заман сулышы» газетасында эшли башлый. Бергәләп өй җиткерәләр. «Нәрсә эшләмәсеннәр, кая бармасыннар, Илфак белән Минзилә гел бергә булдылар», – дип искә ала якыннары.
Күз алдыннан берсеннән-берсе матур хатирәләр үтә. Илфак белән Минзиләнең кичке аштан соң гитара чиртеп баскыч төбендә утырулары, шаяра-шаяра бергәләп кәтлит кыздырулары, Илфакның, Минзиләне бер үбеп китү өчен, тәнәфес вакытын туры китереп мәктәпкә килүләре...

Әй ул хатирәләр... Илфаксыз бер елда без һәркайсыбыз аларны күпме барладык икән? Күпме бәргәләндек, эзләндек, күпме күз яшьләре түктек... Күңелне аңларга, киңәш бирергә, рәхәтләнеп бер сөйләшергә Илфак җитми... Һәркемгә үз Илфагы җитми... «Үзең ничек соң?» – дип аның хәл белүе җитми. Ул көннән-көн ныграк сагындыра, юксындыра. Бер ел элек тамак төбенә утырган төер бер дә эремәс төсле.

«Шәм яндырып көндезен,
Мин урамнарда йөрдем.
Юк, саташмаган идем,
Мин кешеләр эзләдем», – дип язган иде Илфак Шиһапов.


Бүген без барыбыз да сине эзлибез, Илфак...

Зөлфия Хәлиуллина

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/ilfak-minzil-eksklyuziv

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев