Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илсөя Бәдретдинова "ИБ бәйрәмне" тагын уздырачакмы?

Сезонда беренче булып Мәдәният сарае сәхнәсен Илсөябез дер селкетте.

 

Коронавирус аркасында килеп чыккан чикләүләрдән соң Лениногорск Мәдәният сараенда беренче концерт узды. Үзенең төркеме белән шәһәргә якташыбыз Илсөя Бәдретдинова килде.

Концертларга сусаган Лениногорск халкы артистларны көчле алкышлар белән каршы алды. Ни дисәң дә, үзебезнең райондаш, Иске Шөгер авылы кызы бит Илсөя. Шуңа да аеруча якын ул халыкка.

Шелтәү һәм шаяру аша башкарылган җырлар бер-бер артлы моңлы, үзәк өздергеч җырлар белән алышынды. Соңгы елларда Илсөя Бәдретдинова репертуарында тирән мәгънәле, күңел кылларын тибрәтә торган җырлар тагы да арта бара. Арабыздан киткән танылган артистларыбыз Хәния Фәрхи һәм Хөмдүнә Тимергалиеваның җырларын башкару да тамашачы күңеленә хуш килде. Сүз уңаеннан, Хәмдүнә апаның “Ачы тау” җырын Илсөянең әнисе дә бик яратып җырлый торган булган икән.

Туры сүзле һәм җор телле Илсөя Бәдретдинованың “тәмле итеп” сөйләгәннәрен аеруча ярата тамашачы. Үз тормышы турында, бала чагы, яңа гына кияүгә чыккан вакытлары турында сөйләгәндә көлдертә дә, уйландырта да, елата ул.

Илсөя Бәдретдинова үзенең туган ягы өчен җан атып яшәүче дә. Иске Шөгер авылы башлыгы Лилия Шиһапова концерт көнендә  сәхнәгә менеп, якташыбызга карата бик күп матур сүзләр әйтте. “Бүген безнең авылда ФАП ачылды. Әлеге тантананың Илсөя концерты белән бер көнне булуын бик теләдек. “ИБ бәйрәм”ендә көнләп, сәгатьләп һава торышының яхшыруын көткән кебек, ФАП ачканда да көннәр аязсын, матур булсын дип көттек. Кичә генә ничек яңгыр яуды, ә бүген Илсөябез безгә кояш алып кайтты. Менә якташыбыз бүген биредә концертлар сезонын ачып җибәрә. Сәхнә Илсөяне, Илсөя сәхнәне сагынган.  Авылга һәрвакыт ярдәм итеп торасың, рәхмәт сиңа,” – диде  Лилия Шиһапова.

Котлауларга башкарма комитет җитәкчесе Владимир Друк та кушылды. “Район халкы Илсөядән үрнәк алырга тиеш. Үз халкына якын булган, туган ягы өчен җан атып яшәүче шундый кешеләр булу безнең өчен зур горурлык. Бу бәйләнеш елдан-ел ныгысын иде, ” – диде ул һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.

Концерт бик дәртле узды. Илсөянең үзе кебек үзенчәлекле, гаҗәеп талантлы артистлары Илнур Коләхмәтов, Илшат Хисаметдинов, Сергей Тихонов, Фәнзил Шәрифуллин, Айсхана, биючеләр залда  утыручыларның берсен дә битараф калдырмады. Тамашачыларның ахыргача артистларны җибәрәсе килмәде. Соңгы өч җырны башкарганда зал дәррәү торып кул чапты.

“Лениногорскига килгәндә, һәрвакыт, менә карап торыгыз, минем райондашлар кебек тамашачы беркайда да юк, дип әйтәм мин горурланып артистларыма”, – ди сәхнәдән Илсөя.

Шул ук вакытта үз райондашларың алдында чыгыш ясау бик дулкынландыра, диде җырчы ахырдан “Заман сулышы” корреспондентына биргән интервьюсында. “Залда кемгә генә карасаң да, берсе дус, берсе туган, укытучыларым, бергә эшләгән коллегаларым. Әлбәттә, бик каушата. Ләкин инде 17 ел эшләү дәверендә, нәкъ менә Лениногорскида концертның урта бер җирендә шундый рәхәт булып китә. Монда кыланып, матур сүзләр эзләп торырга да кирәкми. Тамашачы мине ярты сүздән аңлый. Үзләренеке ич инде!” – ди Илсөя.

Сүз уңаеннан, халык яраткан “ИБ бәйрәм”енең яңадан үткәреләчәкме, юкмы икәнлеген дә сораштык. “Быел аны тагы да зуррак итеп үткәрергә дигән планннар бар иде. Күп кенә артистлар әйдәгез яңадан шундый масштаблы бәйрәм үткәрик, дигән сүзләр ирештерделәр. Коллегаларыма зур рәхмәт. Алла бирсә, шушы чирләр бетсен дә, тагын бер уздырып алырбыз бу бәйрәмне,” – дип сөендерде Илсөя.

ГӨЛНАЗ ХӘЙРЕТДИНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X