Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иммунитетны күтәрә торган Амосов пастасы әзерләү ысулы

Амосов пастасындагы һәрбер әйбер үзе генә дә файдалы, әмма барысын бергә кулланганда аларның көче тагын да арта.

 

Әлеге катнашманы хәзер ясап куллана башласагыз, салкын тию һәм грипп кебек авыруларга организмның каршы торучанлыгы артачак. Чөнки ул иммунитетны күтәрә.

Әлеге пастаны әзерләү өчен
йөзем – 0,5 кг
күрәгә – 0,5 кг
инҗир – 0,5 кг
кара җимеш  – 0,5 кг
әстерхан чикләвеге – 0,5 кг;
бал – 500 мл;
1 лимон кирәк.

Җимеш, чикләвек һәм лимонны иттарткычтан чыгарабыз да бал белән бутап, банкаларга тутырып куябыз.

Пастаны суыткычта саклыйбыз һәм ашар алдыннан 2-3 тапкыр 1 аш кашыгы кулланабыз.

Николай Михайлович Амосов - бөек табиб булган, 89 яшендә бакыйлыкка күчкән.

 

ЧЫГАНАК

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/immunitetny-ktr-torgan-amosov-pastasy-zerl-ysuly

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X