Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернет аша чәчәк сатып алырга теләгән Бөгелмә кешесен алдаганнар

Бөгелмәнең кизү частена 25 яшьлек егет мошенниклык гамәлләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрдә бөтен Россия буенча чәчәкләр сата торган төркем рекламасын тапканын сөйләгән.

Ул лаләләр китерүгә заказ бирергә булган. Сатучы карта номерын җибәргәч, бөгелмәле анда 3 500 сум акча күчергән. Билгеләнгән вакытта заказ бирелмәгәч, сатучы элемтәгә керүдән туктаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең сорау алу бүлегендә РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе, 1нче өлеше буенча «Мошенниклык» эше кузгатылган. Зыян китерүче 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-03-2022/internet-asha-ch-ch-k-satyp-alyrga-tel-g-n-b-gelm-keshesen-aldagannar-5851245

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет