Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвесторлар Татарстанда М12 трассасын эшләтеп җибәрү белән заводка 1 млрд. сум кертергә әзер

М12 трассасы ярдәмендә Лаеш районында сыекландырылган табигый газ җитештерү барлыкка килергә мөмкин, проектка инвестицияләр күләме 1 млрд.сум тәшкил итәчәк.

 

Бу хакта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ТР Лаеш районының Орел авылында яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр итте.

«Бер инвестор белән киңәшләштек, алар РТСПГ (сыекландырылган табигый газның Регазификация терминалы) төзиләр. Сыекландырылган табигый газ комплексы — бер миллиард сумлык зур производство. Бездә шундый юл булачак дип әйткәч, алар безнең территориядә бөтен Россиягә  мондый производство төзү мәсьәләсе турында фикер алыша башладылар", - ди Илдус Зарипов.

Район башлыгы юлның ил һәм республика өчен кирәк булуын әйтеп узды. Шулай ук М12 трассасы Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйнаячак, чөнки булдырылган инфраструктура инвесторларны җәлеп итәчәк, дип ассызыклады Зарипов.

"Бу - турыдан-туры Мәскәүгә, Көнбатыш базарларына, көньякка, көньяк -көнчыгышка, Көнбатыш Кытайга юл", - ди район җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев