Заман сулышы

Исем алу зур җаваплылык сорый

Шөгер-Лениногорск төбәге гыйлем ияләре, язучылары, бу бит минем як, минем туган авылым, дип җан атып йөрүче егет-кызлары белән горурлана ала. Бу элек-электән үк килгән һәм алга таба да дәвам итәчәк. Менә ул тагын бер фидакарь зат белән, академигы белән горурлану хисләре кичерә: дүрт китап авторы, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим...

Шөгер-Лениногорск төбәге гыйлем ияләре, язучылары, бу бит минем як, минем туган авылым, дип җан атып йөрүче егет-кызлары белән горурлана ала. Бу элек-электән үк килгән һәм алга таба да дәвам итәчәк. Менә ул тагын бер фидакарь зат белән, академигы белән горурлану хисләре кичерә: дүрт китап авторы, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллинга Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы дигән шәрәфле исем бирелде. Әлеге кичә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли бүлегендә узды. Анда мәртәбәле кунаклар, зыялылар җыелган иде.


Тантаналы кичәне ягымлы тавышлы Тәслимә Рәфыйкова матур итеп алып барды. Ул башлап җибәргәннән соң сүз килгән кунакларга бирелде. ТР Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан тарихы буенча күп китап авторы, якташыбыз Индус Таһиров чыгышында авылны, телебезне саклый алсак, киләчәгебезгә куркыныч янамавын әйтеп үтте. Дәрдмәнднең шигырь юлларыннан алынган "Ил корабын җил сөрә" исемле яңа китабын китапханәгә бүләк итте ул.
ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры, Европа-Азия халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров та шулай ук тарихка, татар милләтенә басым ясады.
- Күп китапларыбыз тарихка кайтты. Әле без уянып кына киләбез, икенче төрле әйтсәк, юл башында гына. Туган төбәк сихри көчкә ия ул. Үзебезнең Шөгер төбәгенең, татар исеменең бөеклеген балаларга төшендерсәк, зур байлык калдыра алуыбыз белән бәхеткә ирешәбез. Түбән Чыршылы - Шөгер ягының бер бизәге ул. Ә шул авылдан чыккан Рәсим Хәбибуллин авылның тарихын, байлыгын халкыма калдырыйм әле дип, сәламәтлеген, вакытын кызганмаучы кеше, - дип сөйләде ул. Шуннан соң дулкынландыргыч мизгелләр: академик мантиясен кидерү һәм әлеге шәрәфле исемне раслаучы Диплом тапшыру булды.
- Сез бу мантияне кигәч, хәзер гади кеше генә түгел, ә зур җаваплылыкны, бурыч-йөкләмәне үз өстегезгә алдыгыз, - дип ассызыклады ТР Атказанган укытучысы, Россиянең Халык мәгарифе отличнигы, галим, профессор, Г.Утыз Имәни премиясе лауреаты, шулай ук якташыбыз Әнвар Шәрипов. Ул, үз чиратында, Рәсим Хәбибуллинга кайнар котлауларын җиткерде.
Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән котлауны аның урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.
Язучы Таһир Шәмсуаров үзенең яңа гына язган шигырен кичәдә утыручыларга бүләк итеп, "Шөгер холкы" дигән әсәрен ялкынланып сөйләде.
Мәгълүмати-методик үзәк баш белгече Алия Вилданова Мәгариф идарәсе башлыгы Р.Хәмидуллин исеменнән котлау тапшырып: "Сезнең эшчәнлегегез балаларны тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтә" дип өстәп куйды.
Кичә җыр-моңсыз була димени? Ринат Вилданов тальян гармунда сыздырып уйнап җибәрде. Бармаклары төймәләр өстендә ул уйнаган көйгә бии диярсең! Җырчы Ринат Хәбибов та матур тавышы белән залны моңга күмде. Бу көнне Р.Хәбибулланың дүртенче китабын тәкъдим итү булды. Димәк, ул икеләтә шатлык, куану, горурлану хисләре кичергәндер. Элек нәшер ителгән китаплары слайд-шоуда күрсәтелеп, залда утыручыларның һәрберсе үз кулына тотып карагандай булгандыр. "Җәннәткә мәҗбүрләү юк" - аның беренче иҗат җимеше, 2005 елда дөнья күргән. "Коръән тәфсиренә сәяхәт" - дини эчтәлектәге 2006 елда басылган китап. "Путеводитель по Корану" - алдагы китапның рус телендәге басмасы. Һәм менә яңасы - туган авылына багышлап язылган "Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе" китабы. Ул берничә бүлектән тора. Без монда чишмәләр белән дә, шул авылдан чыккан күренекле гыйлем ияләре белән дә, бай, тулы шәҗәрәсе белән дә ("Нәселем тамырлары" бүлеге) танышабыз. Әлеге китап авторның архивларда эзләнү нәтиҗәсен күрсәтә, авыл тарихын барлау юллары җиңелләрдән булмагандыр.
"Хәтер-хатирә" бүлегендә мәктәп тормышыннан да истәлекләр бар. Шул чорда Түбән Чыршылы мәктәбе директоры Әминә Каюмова булган. Ул - бертуган Таһировларның әнисе. Кичәгә Әминә Каюмованың укучысы, үзе дә ветеран-укытучы Камалия апа Әбләзева килгән иде. Ул җылы, сагыну хисләре белән укытучысы турында фикерләрен белдерде.
Әлеге китапка Фәнис Мотыйгуллинның "Чишмәле ил - Түбән Чыршылы" шигыре кергән, ә аңа музыканы педагог, композитор Каюм Шәрәф иҗат итә. Менә шул җырны баянда уйнап, көчле моңлы тавышы белән Каюм абый җырлап та бирде.
Гомумән, әлеге кичәдә җыр-моң тынып тормады, җылы хисләр белән сугарылган сүзләр яңгыр кебек явудан туктамады. Кичәне алып бару белән генә чикләнмичә, Тәслимә Рәфыйкова үзе дә "Шәмдәлләр" җырын башкарды. Җыр дигәннән, безнең хөрмәтле галимебез Индус Ризак улы моң иясе дә икән бит әле! Тәслимә Һадыевна серне чишмәгән булса, күбесе белми дә калган булыр иде. Академиклар бит гел-гел җырлап тормыйлар.
Ерак араларны якын итеп, Кичүчаттагы Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова кичәгә килеп, теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Р.Хәбибулла мәгърифәтченең хезмәтләрен өйрәнеп, укучыларга җиткергән кеше бит. Димәк, музей директорының килүе бик урынлы.
Әлеге тантана күңелләрдә бары якты мизгелләр генә калдырып тәмамланды. Ул үзенә күрә якташлар очрашуы кебек тә истә калыр, мөгаен.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: