Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишеттегезме, Илфак Шиһапов өйләнә

Продюсер Илфак Шиһаповның яңадан гаилә корырга җыена. Аның белән шул хакта җәһәт әңгәмә корып алдык. - Илфак әфәнде, сезнең яңадан өйләнергә җыюнуыгыз турында хәбәрләр дөресме? - Дөрес. - Әле Илсөя Бәдретдинова белән аерылышканыгызга да бик озак вакыт үтмәде, ашыгу түгелме бу? Яңа гаилә кору турында җитди уйландыгызмы? - Әлбәттә. Ашыгу...

Продюсер Илфак Шиһаповның яңадан гаилә корырга җыена. Аның белән шул хакта җәһәт әңгәмә корып алдык.

- Илфак әфәнде, сезнең яңадан өйләнергә җыюнуыгыз турында хәбәрләр дөресме?
- Дөрес.

- Әле Илсөя Бәдретдинова белән аерылышканыгызга да бик озак вакыт үтмәде, ашыгу түгелме бу? Яңа гаилә кору турында җитди уйландыгызмы?
- Әлбәттә. Ашыгу түгел дип саныйм.Сәбәбе дә бик гади, һаман кафеларда ашап йөрү ашказанымны боза, өйдә ичмасам ашарга пешереп торырга кеше булыр дип, шундый карарга килдем.

- Киленнең кем икәнен дә беләсе килә иде...
- Кем икәнен әлегә әйтми торам. Бик яхшы, ашарга пешерә белә торган, искиткеч холыклы кыз кеше. Яшь аермабыз да күп түгел.30 ел да юк.

- Сәхнә тирәсеннәнме булачак хатыныгыз?
- Әйтмим.Туйга килгәч белерсез...

- Туй кайчангарак планлаштырылган?
- Апрель аена.

- Кеше күп булачакмы?
- Әлегә 174 кеше чакырылган. 200 ләп булыр дип уйлыйм.

- Туй кайда узачак?
- Балтач районының бер авылында.

- Киленнең туган ягымы бу?
- Юк.

- Мәхәббәтме бу?
- Әлбәттә...

...Илфак әфәнде сорауларга башкача җавап бирмәде диярлек. Ләкин туйның бик үзенчәлекле булачагын әйтеп узды. Әйтик, аны Илназ Гарипов белән... Илсөя Бәдретдинова алып барачак икән.

Чыганак: http://shahrikazan.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев