Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер бүген Розасын югалтты

Иске Шөгер мәктәбендә 25 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы, соңгы елларда "Бәкер" шифаханәсендә мәдәният йортын җитәкләгән Роза Рафаэль кызы Насыйрҗанованы каты авыру вакытсыз арабыздан алып китте. Роза Рафаэлевнаны лениногорскилылар тырыш, үз эшенә бирелгән, таләпчән укытучы, моңлы тавышчан җырчы буларак белә. Иске Шөгер мәктәбендә белем алган йөзләгән укучыларга...

Иске Шөгер мәктәбендә 25 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы, соңгы елларда "Бәкер" шифаханәсендә мәдәният йортын җитәкләгән Роза Рафаэль кызы Насыйрҗанованы каты авыру вакытсыз арабыздан алып китте.
Роза Рафаэлевнаны лениногорскилылар тырыш, үз эшенә бирелгән, таләпчән укытучы, моңлы тавышчан җырчы буларак белә. Иске Шөгер мәктәбендә белем алган йөзләгән укучыларга ул рус теле һәм әдәбиятының серләрен өйрәтте. Мәктәп китапханәчесе ире Наил Рәшитович белән иңне-иңгә куеп, бер сүздә булып эшләделәр, яшәделәр.
Ә менә "Бәкер" шифаханәсендә эшләүчеләр һәм ял итәргә килүчеләр аны барлык күңел ачу чарларын оештыручы һәм алып баручы буларак белә. Үз эшен бик ярата һәм аңа бирелгән иде ул. Соңгы көнгә хәтле диярлек, авыруны җиңәргә тырышып, үз автомобиленә утырып, шәһәрдән эшкә йөрде, киләчәккә планнар корды.
Тормыш иптәше Наилны - ялгызын, кызлары Ләйлә, Диләрәне - әнисез, әнисен -кызсыз, туганнарын апасыз, сеңелсез калдырып Роза Рафаэлевна бүген күзләрен мәңгегә йомды.
Шөгерлеләр күңелендә ул һәрвакыт тырыш, үз эшенә бирелгән, моңлы тавышлы, көләч йөзле булып мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев