Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кабакны корткычлардан ничек сакларга?

Мул уңыш алу өчен вакытында чара күрергә кирәк.

 

Бакчачылар кабак белән ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәләр балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик файдалы. Тик алар вакытында мул уңыш бирсен өчен зарарлы корткычлардан ничек сакларга? Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы бүлеге белгечләре бу уңайдан киңәшләр бирә.

— Кабакка зыян китергән төп һәм еш очраган корткыч — җитен бете (хлопковая тля). Тиз тарала, үсентенең суты белән туклана. Әгәр кабак һәм ташкабакларның яфраклары тишекләнә башласа, шунда ук тиешле чаралар күрергә кирәк.

Беренчедән, түтәлләрдә чүп булмаска тиеш. Чүп үләннәре - бу бөҗәкләр өчен өстәмә туклану чыганагы. Моннан тыш, уталмаган чүп үләнендә бу бөҗәкләр кыш чыга. Пәрәвез талпаны (паутинный клещ) да былтыргы чүп үләнендә кышлый, шунда үрчи. Иртә яздан яфракларның аскы ягында йомырка салалар. Һава торышы 25 градуска күтәрелсә, тиз үрчи башлыйлар. Шулай ук үсемлекнең суты белән тукланалар.

Яфракның кимерелгән урынында ак таплар күрергә була. Корткычлар күбәйсә, үсемлекнең яфраклары корый башлый. Яфракта үрмәкүч пәрәвәзе барлыкка килә.

Бу очракта нинди чаралар күрергә? Тәү чиратта түтәлне утарга, җирне йомшартырга. Түтәл арасына бераз көл сибәргә. Бу чаралар ярдәм итмәсә, корткычларга каршы агу кулланырга туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kabakny-kortkychlardan-nichek-saklarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев