Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадрларда бер кешенең кинотеатрдан чыгып, ишекне ябып куюы күренә

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында хатынын, сеңлесен һәм өч баласын югалткан Игорь Востриков кинотеатр ишеген чынлыкта кем ябуы хакында сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы. Ул социаль челтәрдән файдаланучыларга үзенә һәм берничә туганына кинотеатр ишеге янында урнаштырылган видеокамера язмаларын карарга рөхсәт итүләрен әйтте. Аннан күренгәнчә, янгын чыккан мизгелдә...

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында хатынын, сеңлесен һәм өч баласын югалткан Игорь Востриков кинотеатр ишеген чынлыкта кем ябуы хакында сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Ул социаль челтәрдән файдаланучыларга үзенә һәм берничә туганына кинотеатр ишеге янында урнаштырылган видеокамера язмаларын карарга рөхсәт итүләрен әйтте. Аннан күренгәнчә, янгын чыккан мизгелдә ишекләр ачык булган. Кешеләр коткаручыларның ярдәмгә килгәнен көтеп, сәүдә үзәге бинасыннан чыгарга ашыкмагандыр, күрәсең.

Кадрларда бер кешенең кинотеатрдан чыгып, ишекне ябып куюы күренә. Ир-ат залга төтен кермәсен өчен шулай эшләгәндер, мөгаен. Әмма аның бу нияте зыян гына сала - залдагы барлык тамашачылар да һәлак була.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/29/160939/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев