Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каенанасының күз яшьләре рәнҗеш булып төште

Ялгышларны төзәтеп булса да, язмышлардан узып булмый шул. Ялгышларны төзәтеп булса да, язмышлардан узып булмый шул. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дип дөрес әйткәннәрдер. Кайчакта кеше киләчәген-күрәчәген үзе яза. Ялгышлары, кеше рәнҗешләре күз яшьләре белән.

Алия кечкенәдән үк яшеннән күпкә өлкәнрәк күренде, тыныч холыклы булды. Башка балалар котырышып-чабышып куышлы уйнаганда, курчак бүлешкәндә, мыштым гына читтә утыра торган иде ул. Шау-шулы дусларыннан ерак торуны хуп күрә иде кызчык. Үсә төшкәч, буй җиткәч тә бу сәерлеге бетмәде. Кыз бик җитди һәм усал булып үсеп җитте. Холкының бу ягын кемдер хуп күрде, кемдер аңа шикләнебрәк карый иде. «Ай-һай, күзләрендә нур юк бу баланың», – диючеләр дә табылды.   Тормышы башкаларныкыннан әллә ни аерылмады аның: мәктәпне яхшы гына тәмамлады, калага китеп, һөнәр училищесына укырга керде. Тыныч һәм җитди, артык азсүзле булса да, күзләрендә ут уйный иде кызның. Егетләр күзе кызыгырлык чибәрлеге дә бар иде. Сызылып киткән кара кашлар, озынча төз борын, нечкә иренле уймак авыз, кара озын толымнар... Холкы җилбәзәк булса, бу матурлыкка күпләр кул сузган булыр иде бәлки, әмма бу матурлык иясе корылыгы, җитдилеге, каты холыклы, таш бәгырьле булуы белән дан алган иде.   Алия үз бәясен яхшы белә торган кыз булып чыкты. Аның бер карашына тилмергән үзенә гашыйк егет-җиләнне читтән генә күзәтте-күзәтте дә, араларыннан иң уңганын, иң чибәрен – Булатны сайлады. Аларның мәхәббәте кичке шәһәр урамнарында, җитәкләшеп кинодан кайтканда, бергәләп алсу таңнарны каршы алганда чәчәк атты. Ярты ел чамасы йөргәч, кавышу хакында уйлана башладылар.   Булат әнисе тәрбиясендә генә үскән гаиләдәге бердәнбер бала иде. Кечкенәдән үк әнисе өчен бик кадерле булды ул. Шуңадырмы, булачак киленне беренче күрүдә үк бик шомланып, сынап кабул итте Гөлсем апа. Таныштырырга дип улы ияртеп кайткан курчактай чибәр, ләкин усал карашлы кызны беренче күрүдә ук өнәмәде. Өчәүләп утырып чәй эчтеләр, аннан-моннан гына берничә сүз алыштылар да, Гөлсем апа: «Башым авырта», – дип, үз бүлмәсенә чыгып ятты. Алия булачак каенананың «тел төбен» яхшы аңлады. Бу хатын белән бер түбә астында яшәсәләр, тынычлык таба алмаячаклары көн кебек ачык иде. Аш бүлмәсендә ике хуҗабикә була алмый дигән канун хак булып чыкты, күрәсең. Алия икенче көнне үк Булатка шарт куйды: «Әниеңнән аерым яшәрлек торак тапсаң гына кияүгә чыгам!» – дип кистереп әйтте кыз. Өйдә Булатның әнисе дә бу киленне бусагадан атлатмаска сүзләр биреп, ду килеп калган иде. Егет ары чапты, бире чапты. Ахыр чиктә, тулай торактан бер бүлмә юнәтеп, яшьләр шунда тора башлады. Тыныч кына барып язылышып кайттылар, тыйнак кына өстәл әзерләп бәйрәм итеп алдылар да, гаилә тормышы башланды. Ләкин туй өстәле артында Булатның әнисе юк иде... 

Килен белән каенана арасында татулык күпере салынмады. Булат баштарак эштән кайтышлый һәр көн әнисе янына кереп йөрде. Ләкин тора-бара бу гадәт тә көннән-көн сирәгәйде. Усал яшь хатын «тырышлыгы» белән әнисе йортына юл ябылды. Булат дөньяга тапкан, баккан газиз кеше янына айга бер-ике тапкыр кереп чыгу белән чикләнә торган булып китте. Юкса, йортлары да ерак түгел иде. Тик барыбер ана онытылды... 

Баласы куенында түгел, ялгызы таш урамда себерке кочаклаган хәлдә әҗәлне каршыларга язган булган икән аңа. Ашыгыч ярдәм табиблары: «Йөрәк...» – дип нәтиҗә чыгардылар.   Булат үз гаебен соңлап аңлады. Мондый зур гөнаһ белән яшәү өчен йә таш күңелле, йә тимердәй нык холыклы булырга кирәк. Яшь ирдә боларның берсе дә юк иде. Ул башка юлны сайлады – эчкечелеккә бирелде. Шул «яшел еланны» авызга алгач кына күңеле тынычлык таба торган булып китте. Алия иренең мондый хәле белән килешә алмады, аерылыштылар. Берсе – аракы шешәсе белән бер якка, икенчесе кочагына яшь ярымлык сабыйларын алып, икенче якка киттеләр.   ...Иске чемоданына чүпрәк-чапракларын, өс киемнәрен җыя-җыя, күңеленнән генә әнә шул хатирәләрен барлады бүген Алия. Ул вакытларга инде бик күп еллар узган. Алиянең дә матур йөзен җыерчыклар каплап киткән, мәрхәмәтсез еллар маңгаена буразна-буразна сырлар салган, кара чәчләрен ап-ак юллар белән каплаган. Ул бүген гомер көзен, тормышының ахыргы сәхифәләрен каршылый.   Ялгызы тормыш йөген тартты, йорт алды, кешечә булсын дип тырышып яшәде, улы Маратны ялгызы карап үстерде ул. Бүген, картаймыш көнендә, гомере узган менә шул йортыннан күчәргә дип, чемодан тутырып йөри. Улы шулай кушты. Кичә сөйләштеләр. Килен өченче балага авырлы икән, ә йорт кечкенә. Хәер, Алия күптән «сыймый» башлады лабаса бу йортка. Килененең тавыш куптармый калган көне юк, ничә ел шулай ызгышып яшиләр менә...   Алия карчык йортын соңгы кат күздән кичереп чыкты. Җыерчыклы бите буйлап күзләреннән мөлдерәп яшь ага, ә иреннәре кемнәндер пышылдап кына гафу сорый иде...   Фото: https://pixabay.com/   --- Шәһри Казан № --- | 26.03.2022 РЕКЛАМА ▲ Өскә Матбугат-лайт Кызганыч Матбугат-инфо Иң күп укылган «Баламны күз алдымда КамАЗ таптап үтерде» Бүген Рөстәм Миңнеханов өчен истәлекле көн Каенанасының күз яшьләре рәнҗеш булып төште «Үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм…» "Ирем хыянәтемне гафу итте..." Зөлфия һәм Җәвит Шакировларга мактаулы исем бирелде Данир Сабиров: "Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде"

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36296

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бабушка

2
X