Заман сулышы

Кагылмасаң, кыңгырау чыңламый

"Без татар телен саклап калу турында шулкадәр күп сөйлибез: инде бу еллар эчендә сарык та татарча сөйләшә башлар иде. Ләкин татарлар акрын кыймылдый", - дигән иде бер чыгышында Туфан абый Миңнуллин. Әйе, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Гасырлар буена камилләшкән, әмма бер бөек милләт булдыру чорында кысрыклап чыгарылган татар...

"Без татар телен саклап калу турында шулкадәр күп сөйлибез: инде бу еллар эчендә сарык та татарча сөйләшә башлар иде. Ләкин татарлар акрын кыймылдый", - дигән иде бер чыгышында Туфан абый Миңнуллин.
Әйе, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Гасырлар буена камилләшкән, әмма бер бөек милләт булдыру чорында кысрыклап чыгарылган татар телендә, югыйсә, мәхәббәт тә, нәфрәт тә белдерергә, фәннәрне дә укытырга мөмкин.
Әлегә татар телен, туган телебезне авыллар саклап килә. Шәһәрдә исә татар теле югала бара. Гаиләләрдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга әһәмият бирергә кирәк. Хөкүмәтебез татар телен үстерүгә күп көч куя, бик зур чыгымнар түгә, туган телне сабый бала балалар бакчаларыннан алып унберенче сыйныфка кадәр өйрәнә, әмма гаиләдә бары тик русча гына сөйләшкәнгә күрә, бу тел баланың аңына, канына икенче сортлы гына тел булып кереп оялый.
Күптән түгел мәктәбебез директоры Ольга Тышко киңәшмә вакытында бик ачынып сөйләде бу хакта: "Что происходит в последнее время. Родители просто толпами ломятся в мой кабинет, татары просят перевести их чадо в русскую подгруппу?" - ди. Мин рус төркемнәрендә эшлим, татар теленә рус милләтеннән булган балаларны өйрәтәм. Быел рус балалары арасында Кәрим исемле саф татар телендә аралаша торган малайны күреп, гаҗәпләндем. Уйлап карагыз әле: әнисе ике ел татар төркемендә укыган баласын рус төркеменә утыртып дөрес эшләгәнме? Татар телен "биш"легә белгән малайга хәзер дәрестә күңелсез. Программа, дәреслек рус балаларына исәпләнеп төзелгән, алар белән ярты дәрес бер үк сүзне кабатлыйбыз, аның белән сүзтезмә, гади җөмләләр төзибез, күнегүләр эшлибез. Мин сорау бирүгә, рус балаларына уйларга, төшенергә дә вакыт бирмичә, Кәрим баса-баса кул күтәреп тә сорамагач, хәзер кулын да күтәрми башлады.
- Кәрим, мин татар теленә рус балаларын өйрәтергә тиеш,син бу сүзне беләсең, синнән сорамыйм, менә сиңа карточка шуннан биремне эшлә, комачаулама укучыларга, - дигәч, аңлый үзе:
- Татар теленнән дәрес әзерләргә вакыт җитми иде, шуңа мине әни татар төркеменнән алып бу төркемгә утыртты. Минем күчәсем дә килмәгән иде, - дип көрсенеп куйды. Үзе әйбәт малай, күңелсезләнеп утырасы килмәгәч, башка балаларны көлдереп, сөйләштереп утыра. Күп очракта, көндәлегенә кызыл паста белән "Дәрестә тәртипсезләнеп утыра!" дип язам инде, шул сүзләргә генә өйрәнеп китмәсә ярар иде дә бит...
Мөмкинлек була торып та, саф татар телендә аралашучы баласын татар төркемендә укытырга теләмәүче аналарны аңламыйм мин. Татар телен-ана теле, дибез. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.
Безнең милләт кайсы чорда сынды соң? Кайсы чорда шулай үзенең ана теленә карата суынды, аннан бизде? Югыйсә, безнең әби-бабаларыбыз татар теле яшәсен, ислам дине булсын, халкыбыз милләт булып исән калсын өчен гасырлар буе көрәшкән, сугышкан, кан койган бит... Инде шулар барысы да булды дигәндә, кемнәр шулай ваемсыз рәвештә милләт язмышын, татар телен тагы тарих пычагы астына сала? Ни өчен әле без, егерме беренче гасыр кешеләре, арабызга берәр рус кешесе килеп кушылса, рус телендә сөйләшә башлыйбыз? Оялабызмы? Әллә ихтирам йөзеннән шулай кыланабызмы? Оялу түгел, горурлану булырга тиеш бит, ләбаса! Кулга-кул тотышып кына татарлыгыбызны саклап кала алабыз. Газиз туган телебез - татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Теле барның - милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар.
Фәнис абый Яруллин тел турында бик матур сүзләр язган : "Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый". Әйдәгез әле, әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.
Сездән әлеге темага кагылышлы язмалар, фикерләр көтеп калабыз.
Фикерләшегез: WWW.ZAMANSULYSHY.RU
Языгыз: zaman5@yandex.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: