Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кагыйдәләр – үтәр өчен

Язын көннәр җылыту белән, республикада дача һәм бакчачылык ширкәте, өй янындагы җир кишәрлекләрендә янгын чыгу очрагы ешая. Моңа һаман ут белән саксыз кылану сәбәпче булып кала. Әлеге вакыт аралыгында актуаль проблема булып, күзәтүсез үлән һәм чүп яндыру мәсьәләсе тора. Учак якканда аны контрольдә тоту кирәклеген дә истән чыгармасыннар иде: 1....

Язын көннәр җылыту белән, республикада дача һәм бакчачылык ширкәте, өй янындагы җир кишәрлекләрендә янгын чыгу очрагы ешая. Моңа һаман ут белән саксыз кылану сәбәпче булып кала.


Әлеге вакыт аралыгында актуаль проблема булып, күзәтүсез үлән һәм чүп яндыру мәсьәләсе тора. Учак якканда аны контрольдә тоту кирәклеген дә истән чыгармасыннар иде:
1. Төзелеш урыныннан 50 метр ераклыкта гына учак ягарга мөмкин, ә бакчачылык ширкәтендә моның өчен махсус урын каралган булырга тиеш;
2. Янып торган учакны даими күзәтергә, ахырдан су яки ком белән яхшылап сүндереп бетерергә;
3. Төзелеш, өй янындагы җир участогында, ишегалдында учак ягу катгый тыела;
4. Һәрбер бакчачылык ширкәтендә янгын сүндерү әйберләре, ә һәрбер торак төзелеше янында кисмәк белән су яки ут сүндергеч (огнетушитель) булу зарур.
Янгын чыгуга төзек булмаган мичләр дә сәбәпче. Кышын бакчачылар кишәрлектә булмый диярлек. Ә кар, җил, су мичнең конструкциясен боза. Шуңа аларны эшкә җигү куркыныч тудыра. Моның өчен мичне алдан тикшерергә, ремонтларга, төтен йөри торган юлны 3 айга бер чистартырга киңәш ителә.
Шулай ук электрүткәргечләре һәм җылылык приборлары белән сак эш итмәү дә аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин. Төзек булмаган приборларны һәм электрүткәргечләрен эксплуатацияләү тыела. Газ җиһазларын кабызганчы клапанның ябык булуын алдан тикшерү мөһим.
Саклык кагыйдәләрен үтәү бәхетсезлектән саклап калырга ярдәм итүен истән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын

2
X