Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кама елгасында көймәдә йөзеп киткән егетнең гәүдәсе табылган

Бүген Кама елгасында көймәдә йөзеп китеп югалган егетнең гәүдәсе табылган.

 

Ул 21еннән 22сенә каршы төндә танышы белән моторлы көймәгә утырып чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган иде. Аның тәнендә көчләп үтерелү эзләре табылмаган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 5 нче номерлы эзләү-коткаручылар отряды егетнең мәетен Кама елгасының уң ягында — Танай урманы янында, Алабуга пристаненнән бер км ераклыкта тапканнар.

Югалган яшүсмернең гәүдәсе ярдан 30-40 м  — кызның мәете табылган җирдән 800 м ераклыкта табылган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Кама буенда яшүсмер кызның мәете табылуы турында хәбәр иткән иде. Яшүсмерләрне эзләү өчен 70 кеше һәм 18 берәмлек техника җәлеп ителгән иде.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-08-2021/kama-elgasynda-k-ym-d-y-zep-kitk-n-egetne-g-d-se-tabylgan-5835052

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев