Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан циркында эшләүче ир-атка фил һөҗүм иткән

Кичә Казан циркында бер фил 29 яшьлек эшче ир-атка һөҗүм иткән.

Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Фил ташланганнан соң, эшче имгәнгән, циркка ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртканнар. Чыганак сүзләренчә, эшче фил янына килгән һәм хайван алып ыргыткан.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атның баш мие селкенгән, иңбаш сөяге, берничә кабыргасы сынган, умыртка баганасына зыян килгән.

Агентлык бу хакта тулырак белешмә алу өчен циркка мөрәҗәгать итте. Әлегә цирк җитәкчелегеннән җавап килмәде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, ир-атны хастаханәгә уртача авыр хәлдә китергәннәр.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев