Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр.

Ул 2020 елның 11 ноябрендә 94 яшендә вафат булды.

 

Матәм мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Бүген легенда Борис Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», — диде Татарстан Президенты.

Ул мәрхүм белән якыннан таныш булганын искәртте. «Борис Кирилловичның 100 яшен билгеләп үтү хыялы бар иде, әле күптән түгел генә очрашып сөйләшкән идек, тик Бүген аны соңгы юлга озатабыз. Без аны гел хәтеребездә тотачакбыз. Аны олылар да, бплалар да ярата иде, уникаль кеше иде ул. Бу зур югалту. Урыныгыз оҗмахта булсын!» — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев