Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда "Уйнагыз, гармуннар!" флешмобы узачак

Татарстан Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда 30 августта "Уйнагыз, гармуннар!" республика халык иҗаты бәйрәме узачак.

 

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бәйрәмне ачу Г. Камал исемендәге  театр каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә узачак. Кунаклар өчен зур күңел ачу программасы әзерләнгән.

Халыкны Татарстанның 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчы үз иҗаты белән сөендерәчәк, алар арасында республиканың фольклор җыр һәм бию ансамбльләре дә бар. Фестивальнең төп артистлары: Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм башкалар.

Бәйрәм Галиәскәр Камал театрыннан Бауман урамы аша 1 Май мәйданына кадәр гармунчылар флешмобы белән дәвам итәчәк, анда виртуоз гармунчылар барлык халык җырларын уйнаячак.

«Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге»  директоры Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә катнашу өчен Татарстанның 300 дән артык гармунчысы, шулай ук 200гә якын фольклор коллективы гариза биргән.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев