Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казандагы шартлау: югалган ир-атның киеме һәм табаннары гына табылган

Кичә Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлау турында Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми мәгълүмат бирде. Исегезгә төшерәбез, шартлау баллоннарга кислород тутырган вакытта килеп чыкты, 100 квадрат метрлы бинаның түбәсе, өлешчә стеналары җимерелде. Гадәттән тыш хәл аркасында зыян күргән 1968 елгы ир-ат коткаручылар килгәнче үк...

Кичә Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлау турында Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми мәгълүмат бирде.
Исегезгә төшерәбез, шартлау баллоннарга кислород тутырган вакытта килеп чыкты, 100 квадрат метрлы бинаның түбәсе, өлешчә стеналары җимерелде. Гадәттән тыш хәл аркасында зыян күргән 1968 елгы ир-ат коткаручылар килгәнче үк хастаханәгә озатылды. Аның умрау сөяге сынган һәм баш мие селкенгән.
Шартлау аркасында янәшәдә торган машиналарга да зур зыян килде.
- Кичә җимерек арасыннан 21:05 сәгатьтә этләр ярдәмендә кием кисәкләре һәм кеше калдыклары (уң һәм сул табаны) табылды, - дип хәбәр итте иртән Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. - Табылган калдыклар суд-медицина эксперты акты буенча Тикшерү комитетына тапшырылды. Җимерек арасыннан шулай ук 141 кислород баллоны да алынды. Алар куркынычсыз урынга озатылды. Гадәттән тыш хәл булган урында югалган 1952 елгы ир-атның якыннарына психологик ярдәм оештырылды.
Бүген иртән эзләү эшләре дәвам иттерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан взрыв