Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектының төбәк проектлары 100% дәрәҗәсендә үтәлгән

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы алып бара торган 4 төбәк проекты тулы күләмендә үтәлгән.

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ресурсларыннан, шулай ук ташламалы финанслардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру», «Кече һәм урта эшкуарлыкны акселерацияләү», «Эшкуарлыкны популярлаштыру», «Бизнес алып бару шартларын яхшырту» төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 512 млн. сум акча юнәлдерелгән. 415 млн. сум – федераль бюджеттан, 97 млн. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта җитештерү биналары файдалануга тапшырылган. Хәзер «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк оештыруга бәйле проектның икенче этабы бара. Татарстанда барлыгы 100 инфраструктура объекты (80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркы) эшли, аларда 1497 резидент эшчәнлек алып бара. Алар тарафыннан 30 меңнән артык эш урыны булдырылган.

2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 38 эшкуар Экспортка ярдәм үзәгеннән алынган хезмәтләр нәтиҗәсендә экспорт контрактлары төзегән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республиканың 132 компаниясе экспортка чыгарылган, алар АКШ доллары белән 26,5 млн. сумнан артык суммага контрактлар төзегән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. «Фермерларга ярдәм итү системасын оештыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру шулай ук югары дәрәҗәдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев