Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кер сабынын 7 төрле куллану

Кер сабыны (хозяйственное мыло) – арзан да, кыйммәт тә түгел, көнкүрештә кулланыла.

1.Өс киеменнән тапны бетерә.

Моның өчен, пычрак киемне суга батырып алып кер сабыны белән пычыранган урынны ышкырга һәм 20-30 минутка калдырырга. Шуннан соң, керне юарга.

2.Яшелчә һәм җиләк-җимешне юарга ярый.

3. Әйберләрне зарарсызландырыр өчен кулланырга мөмкин.

Мәсәлән, теш щеткасы, савыт-саба юа торган губка, чүпрәктән тегелгән маскалар һәм башкалар.

4.Балалар уенчыгын юарга мөмкин.

5.Өй җыештырганда кулланырга була.

Мәсәлән, идән юганда, шкаф өстеннән тузан сөрткәндә һәм башкалар.

6.Бүлмә гөлләрендә бөҗәк-корткычларны булдырмаска ярдәм итә.

Моның өчен, кер сабынын эре терка аша чыгарырга, су белән бутарга, гөл яфракларына сибәргә. Бу процедураны берничә тапкыр кабатларга кирәк.

7.Кер сабынын савыт-саба юганда кулланырга ярый.

Рамия Гарифуллина тәрҗемәсе

https://www.zen.yandex.ru/

https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кер сабыны хозяйственное мыло

2
X