Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кер юу машинасында ярты сәгать әйләнгән песи исән калган

Хуҗалар этләре ята торган җәймә эчендәге песине күрмичә, кер юа торган машинага сала.

 

Украинада Броша исемле песи эшләп торган кер машинасы эчендә ярты сәгать чамасы әйләнгән. Бу турыда «Говорит Москва» хәбәр итте.

Хуҗалар этләре ята торган җәймәне кер юа торган машинага сала һәм машинаны эшләтеп җибәрә. Эт ята торган җәймә эчендә яткан песине алар абайламый кала. Броша коточкыч итеп кычкыра башлагач кына, алар эшнең нидә икәнен аңлап ала. Ярты сәгать кер машинасында «юылган» песи исән кала.

Брошаны ветеринарга алып баралар. Табиб аның температурасы төшүен, үпкәләрендә тавышлар булуын һәм авызыннан кер порошогы исе килүен ачыклый.

«Мондый хәлләр булганы бар инде. Брошага бәхет елмайган. Песиләрнең тугыз гомере бар дип юкка гына әйтмиләр», — ди ветеринарлар.

Хәзер Брошаның хәле әйбәт, ул ашый, уйный, дип яза РЕН ТВ.

 http://sarman-rt.ru/news/khvef-khtr/ker-yuu-mashinasynda-yarty-sgat-ylngn-pesi-isn-kalgan

ЧЫГАНАК

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X