Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле мәктәбендә – Рәхимов укулары

Бүген 24 апрельдә Керкәле мәктәбендә Җәмит Рәхимов укулары узды. Кунаклар Башкортстан, Пермь, Казан, Әлмәт, Баулы, Түбән Камадан килгән иде. Моннан тыш, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова, Җәмит абыйның улы Камил, шәһәр һәм район ветераннар советы оешмасы вәкилләре, шәһәр һәм районның ана теле укытучылары, укучылар...

Бүген 24 апрельдә Керкәле мәктәбендә Җәмит Рәхимов укулары узды.
Кунаклар Башкортстан, Пермь, Казан, Әлмәт, Баулы, Түбән Камадан килгән иде. Моннан тыш, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова, Җәмит абыйның улы Камил, шәһәр һәм район ветераннар советы оешмасы вәкилләре, шәһәр һәм районның ана теле укытучылары, укучылар катнашты.
Керкәле мәктәбе укуларга ныклап әзерләнгән. Былтыргы укулардан соң бер ел эчендә мәктәптә күп эшләр башкарылган. Экраннан видеоролик ярдәмендә күрсәтелеп барды.
Җәмит абыйның бай мирасы турында җылы сүзләр әйтелде, әсәрләренә күзәтү ясалды. Тормыш иптәше Галия апа аның мирасын саклаучы, балаларга әдәп-әхлак төшенчәсен сеңдерүче. Аңа карата олы рәхмәт хисе белдерелде.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев