Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУның булачак журналистлары тәүге сынауда

Булачак каләм ияләрен әзерләүдә «Татмедиа» зур өлеш кертә, ягъни газета-журнал мөхәррирләре практик дәресләр үткәрә һәм өметле студентларны уку дәверендә үк эшкә чакыра.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый. Газета-журнал мөхәррирләре алар белән практик дәресләр үткәрә. Мәсәлән, икенче курс студентларына «Татмедиа»  генераль директоры Шамил Садыйков белем бирсә, беренче курслар белән «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Татмедиа» җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева шөгыльләнә.

Студентлар беренче практик зачетка тапшырды. Укучылардан сынау алуны «Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков та күзәтте. 

Зачет тапшыру өчен студентларга семестр дәверендә практик эш бирелгән булган. Сынау көне җиткәч, бары тик шуларның нәтиҗәсен генә күрсәтәсе иде. Беренче бирем — әзер текстка башисем табу.  Икенче бирем — инстаграмда туры эфир уздыру һәм шуның нәтиҗәсе буенча мәкалә язу. Соңгы бирем буларак ирекле темага мәкалә язу.

Шамил Садыйков студентларның беренче зачетын уңышлы дип бәяләде. Аларның актив булуларын, аудитория алдында үзләрен тота алуларын, кызыклы темалар күрә белүләрен билгеләп үтте. Шул ук вакытта барысына да хас кимчелекне — тел байлыгы җитеп бетмәүне әйтте. Телне баету өчен ул күбрәк татарча китаплар, публицистик мәкаләләр укырга, татарча тапшырулар, интернетта татарча видеолар карарга киңәш итте. Шушы факультетта укып, алар телне яхшы үзләштерә алачакларына ышанычын белдерде.

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов элеккеге татфак базасында барлыкка килгән югары мәктәпнең татар журналистларын әзерләү өчен яхшы урын булуын әйтте.

— Университетның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар мохите бар, чөнки ул элеккеге татфак базасында барлыкка килде. Студентлар анда татар телен яхшы өйрәнә ала. Элек журналистлар, гадәттә, журфактан яки татфактан килә иде, ләкин татфак аларны максатчан әзерләмәде, телгә генә өйрәтте. Хәзер кадрлар җитмәү исәпкә алынып, биредә укучыларга журналистика буенча да күнекмәләр бирелә.

Студентлар һөнәр осталыгына аудиториядә генә утырып түгел, редакцияләргә килеп тә өйрәнәчәк. Былтыр укырга кергән төркемнең бер өлеше газета-журналларда эшли инде. Минем фикеремчә, бу юнәлеш җәмгыятькә кирәк һәм ул уңышлы нәтиҗәләрен бирә башлады. Тагын бик мөһим әйберне әйтәсем килә — бу балалар бюджет урыннарында укый. Димәк, журналист булырга теләүчеләр бушлай укырга керә ала. Журфакта исә берничә ел бюджет урыннары булмыйча да торды. Хәзер бераз бар дип тә әйтәләр. Булса, бик әйбәт! Балаларның сайлау мөмкинлеге булачак, — диде Рәмис Латыйпов.

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев