Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәгазьме, электронмы – сайлый аласыз

Лениногорск Пенсия фонды идарәсе һәр хезмәткәргә шушы елның 31 декабренә кадәр, хезмәт кенәгәсен традицион кәгазь яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә. Бүгенге көндә 52 процент лениногорскилы хезмәт кенәгәсен алып бару ысуллары белән танышып, үзенә кирәклесен сайлаган инде.

 



Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон кенәгәне күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан да саклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X