Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Халисә” Коръән укучылар бәйгесенә 80 хатын-кыз гариза биргән

15 майда (Шәүвәл аеның 14нче көнендә) Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә.

Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәазрәте хәбәр итте.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларын билгеләү максатыннан уздырыла.

Хәзерге вакытта бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Өч ай дәвамында Россиякүләм конкурста катнашучылардан гаризалар җыелды. Оештыру комитетына барлыгы 80 хатын-кыздан гариза килде, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/xalisa-koran-ukucylar-baigesena-80-xatyn-kyz-gariza-birgan-5854483

https://dumrt.ru/news/news_27498.html

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Халисә” Коръән укучылар бәйгесенә 80 хатын-кыз гариза биргән