Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Халыкара инвалидлар көненә багышланган “түгәрәк өстәл” узды

Инвалидлар декадасы якынлашу уңаеннан “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, “Дари Добро” иҗтимагый оешма белән берлектә ведомствоара түгәрәк өстәл уздырды, ул инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемаларына багышланды.

Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Социаль иминиятләштерү фондыннан, Үзәк район хастаханәсеннән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән, мәгариф, мәдәният идарәсеннән вәкилләр катнашты.

Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарны реабилитацияләүдә техник чаралар белән тәэмин итү, санатор-курорт дәвалау, спорт секцияләрендә, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә инвалид балаларга урын бирелү, торак мәсьәләре, социаль ярдәм итү чаралары кебек сораулар борчый.
“Исток-Башлангыч” үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Шалдаева  яңа технологияләр, эш формалары һәм методлар турында сөйләде, алар ул методларны физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләгәндә кулланалар.

“Исток-Башлангыч” үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев