Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызларны эшкә алмый башлаячаклар

Хатын-кызлар тау эшчесе, шартлатучы, бораулаучы, авиация механигы, урман кисүче, водолаз (һ.б.) булып эшли алмый.

 

 РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызлар хезмәтен куллану чикләнгән һөнәрләр исемлеген раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

«Документ 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә», - диелә хәбәрдә.

Исемлектә 21 төркемдә 100 позиция урын алган. Аларга химия производствосы, металл эшкәртү, нефть һәм газ чыгару, кара һәм төсле металлургия, судно төзү һ.б. тармакларга караган профессияләр керә. Документта билгеләп үтелгәнчә, хатын-кызлар тау эшчесе, шартлатучы, бораулаучы, авиация механигы, урман кисүче, водолаз (һ.б.) булып эшли алмый.

Моннан алдагы исемлек 2000 елда расланган иде. Ул хатын-кызлар өчен тыелган 456 һөнәрне үз эченә ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191669/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев