Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөкүмәт ана капиталын алу кагыйдәләренә төгәллек кертә

Үзгәрешләр балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләргә кагыла.

 Россиядә ана капиталын алучылар даирәсен киңәйтү планлаштырыла, тиешле закон проекты Хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясендә каралачак, дип хәбәр итә «Известия».

«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга төзәтмәләр кертә торган документ нигезендә, хәзерге вакытта әти кеше ана капиталын бары тик хатыны — Россия кешесе үлгәндә генә алырга мөмкин. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә сертификат алучылар даирәсенә Россия гражданлыгы булмаган хатын-кызлар кертеләчәк.

Ир-атлар РФ гражданлыгы булган һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларны яки 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләгән очракта ана капиталына дәгъва итә ала. Моннан тыш, ялгыз тәрбияләгән әтиләре үлгән очракта, проект әлеге хокукның турыдан-туры балаларга тигез өлешләрдә күчүен күздә тота.

Кирәкле документлар санын киметү уңаеннан сертификат дубликаты төшереп калдырыла, барысы да электрон форматта була. Кәгазь версияне мөрәҗәгать итү урыны буенча органнарда бастырып чыгарырга яки Федераль регистрдан соратып алырга мөмкин булачак.

- Без ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр 2022 елда үз көченә керер дип өметләнәбез, — дип сөйләделәр  Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/25-10-2021/h-k-m-t-ana-kapitalyn-alu-kagyyd-l-ren-t-g-ll-shter-5841792

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев