Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзаны катгыйландыруны хуплады

Россия Хөкүмәте административ җәзага тартылган кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта җаваплылыкның арттырылган чараларын беркетә торган закон проектын хуплады.

Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«”РФ Җинаять кодексының 264(1) маддәсенә үзгәреш кертү турында”гы Федераль закон проектын хупларга һәм аны Дәүләт Думасына билгеләнгән тәртиптә кертергә», - диелә хәбәрдә.

Әлеге закон проекты белән яңа редакциядә РФ Җинаять Кодексының “Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” буенча 264(1) маддәсе бирелә. Аның икенче өлешендә күрсәтелгән гамәл өчен җаваплылыкның арттырылган чаралары билгеләнә, диелгән РИА Новости хәбәрендә.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев