Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәзрәт: Хатын-кызлар никахлашыр алдыннан киявенең шәҗәрәсен белсен иде

Хәзрәт әйтүенчә, өендә хатынын кыйнап яшәүче ирләр дә бар.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин никах укытканчы хатын-кызлар кияүләренең шәҗәрәсен белергә тиеш дигән фикерен әйтте.

«Өйгә кергәндә сукыр булып кер, чыкканда телсез булып чык, диләр. Кеше эчендәгесен беркемгә дә сөйләмибез. Тикшерә башласаң, ул ир-атның әтисе дә, дәү әтисенең дә кул күтәрә торган гадәте булганы ачыклана. Өлкәннәребез: „Гаиләне корганда җиде буын бабаларын карагыз, шәҗәрәсен белегез“, — дип юкка гына әйтмәгән», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Хәзрәт әйтүенчә, кияү кеше халык алдында тәртипле, әдәпле булып күренергә мөмкин. «Кеше янында бер төрле булалар, гаилә эчендә ул хатынын кыйный да ала. Безнең ышаныч телефонына шундый мөрәҗәгать тә килде. Мин кеше дингә тартыла, андый хәлләр азайгандыр, инде булмыйдыр дип уйлаган идем», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь парларга гаилә корыр алдыннан ике якның да шәҗәрәсенә игътибар итәргә киңәш итте. «Инде гаиләдә кул күтәрә торган кеше була икән, без ул кешегә „бу гөнаһ“ дип, нәсихәтләр белән аңлатып кына ярдәм итә алабыз», — дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев