Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кибеттә алдасалар нишләргә?

Кибеттә азык-төлек яисә башка әйбернең бәясе кассадагы бәя белән туры килмәгәндә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлек начальнигы Алина Виноградова җавап бирә: - Иң беренче эш итеп, администраторны чакыртырга һәм хәлне аңлатып бирергә кирәк. Бу хакта сезгә: «Товар әле генә килде һәм кибет хезмәткәрләре иске бәяләрне...

Кибеттә азык-төлек яисә башка әйбернең бәясе кассадагы бәя белән туры килмәгәндә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?


Сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлек начальнигы Алина Виноградова җавап бирә:

- Иң беренче эш итеп, администраторны чакыртырга һәм хәлне аңлатып бирергә кирәк. Бу хакта сезгә: «Товар әле генә килде һәм кибет хезмәткәрләре иске бәяләрне яңасына алыштырырга өлгермәгән», дип аңлатырга маташырлар. Ышанмагыз! «Кулланучылар хокукы турында»гы закон буенча килгән товарның бәясе яңага үзвакытында, бернинди тоткарлыксыз алыштырылырга тиеш, дип ап-ачык язылган.

РФ Гражданнар кодексында аңлатылганча, сатучы товарны киштәдә күрсәтелгән бәя белән сатарга бурычлы. Шунлыктан, бу турыда кибет администраторына әйтеп, товарны киштәдә күрсәтелгән бәядән сатуларын таләп итегез.

Әгәр дә сезнең таләбегезне кире каксалар, шикаятьләр китабын алып, анда әлеге хәл турында язу калдырыгыз һәм кибет администрациясеннән ул шикаятькә язмача җавап бирүләрен таләп итегез. Сәүдә залыннан товарның бәясе язылган кәгазьне үзегез белән алып китә күрмәгез, юкса сезне урлауда гаепләячәкләр. Мөмкинлегегез булса, аны кәрәзле телефонга булса да, фотога төшереп алыгыз. Шуннан соң, кибеттән килгән җавап, үзегез ясаган фото белән тиешле органнарга мөрәҗәгать итегез.

Кулланучы буларак, хокукларыгыз бозыла дип уйласагыз, мәгълүмат һәм консультация алу өчен, белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 нче йорт.

Телефоны: 5-19-72.

е-mail: Lensk@tatzpp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: обман

2
X