Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч авылында ике олы шәхесне искә алу кичәсе узды (ФОТОЛАР)

Районыбызның Кирлегәч авылы күренекле шәхесләр биргән авыл. Бүген авылда ике олы шәхесне искә алу кичәсе узды һәм аларга багышлап истәлек тактасы ачылды.

 

 

Сәгыйть Димиев - Кирлегәчтә мәктәп салдырган шәхес. 40 ел укытучылык хезмәте алып барган, шуның 25 еле - мәктәп директоры булып торган. Кирлегәчлеләр аны җылы итеп искә алдылар, аның игелекле эшләрен барладылар, рәхмәт сүзе әйттеләр. 

Тантана мәктәптә узды. Мәктәптә аңа багышлап истәлек тактасы ачу тантанасы узды. Истәлек тактасы куйдыруның инициаторы - шушы авылның игелекле кешесе - Нәҗип Галимов.

Мәктәптә чара тәмамлангач, авыл мәдәният йортында Габбас Мөхәммәтшинга багышланган кичә башланды. Габбас ага Кирлегәчтә туа, республикага билгеле шәхес. Казанда Сөембикә манарасына ярым ай куйдырткан кеше, Татарстан Мәдәният министры урынбасары булып та эшләгән. Кызганыч, быел гыйнвар аенда вафат булды.


Бәйрәмгә Казаннан аның тормыш иптәше Светлана ханым да кайткан идеал. Шулай ук ​​башка кунаклар да катнашты.
Мәдәният йортының тышкы ягында Габбас Мөхәммәтшинга истәлек тактасын ачтылар.

Кирлегәчлеләр матур итеп зур кичәләрне уздырдылар бүген. Укытучылар, авыл җирлеге, укучылар, үзешчән артистлар тырышлыгы сизелеп торды. Бөек шәхесләрен онытмыйлар.

 

Тантаналарда Розалия Мостафина булып кайтты.
Розалия Мостафина фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев