Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кияү белән кәләш балдак кияме?

Гаилә символы буларак, балдак безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән.

Ул вакытта кияү кәләшенә үләннән яки җептән ясалган йөзек бүләк иткән. Кыз аны кисә, димәк, егетнең тәкъдимен кабул итеп, туй уздырырга ризалыгын бирә.

Рим империясе вакытларында ярәшү балдагын тимердән ясый башлыйлар. Ул чорларда бу бизәнү әйберенә аерым мәгънә салына. Боҗра – чиксезлек символы, ә тимер – «безне кабер генә аерачак» дигән антның тимердән булуын, ягъни бозылмаячагын аңлата. Туйдан соң йөзекне алтынга алыштырып кигәннәр. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул алтыннан эшләнә.

Кәләш никах балдагын кия икән, халык ышанулары буенча, ул аны салмаска тиеш. Элек алтын бәясе бик кыйммәт йөргән, һәм йөзек хатын-кызга бүләк иткән бердәнбер һәм иң кыйммәт әйбере булган. Ул тол калган очракта, йөзекне сатып, яшәр өчен акчалы булган.

Психология ягыннан да балдакны салмыйча киеп йөрүгә аңлатма бирәләр. Балдакны киеп йөреп тирә-яктагыларга гаиләле булуыңны күрсәтәсең. Әгәр дә парның берсе балдагын салырга карар кыла икән, ул тугрылык антыннан ваз кичәргә әзер дигән сүз. Ә хыянәтне профилактикалау өчен чираттагы ышану барлыкка килгән: балдагыңны саласың икән, гаилә таркала һәм ярың үләчәк.

Балдак белән бәйле тагын бер ышану бар. Тантанада киеп торыр өчен генә кемнәндер никах балдагы алып торырга ярамый. Имеш, ул явызлыкны тарта. Яшьләр тыныч яшәмәячәк. Моңа да аңлатма табып була: ир-ат балдак та сатып ала алмый икән (ә аны кияү сатып ала), димәк, ул гаиләсен ашата алмаячак. Ә гаиләдә чыккан низагларның төп сәбәпчесе: акча җитмәү.

Тагын бер ышану бар: туй вакытында яшьләр бармагыннан балдак төшеп китә икән, бәхетсезлеккә. Имеш, бергә озак яши алмаячаклар. Моңа ышанырга кирәкми. Дулкынланудан туйда йөзек төшереп җибәргән бик күп парлар бар, барысы да бердәм тату яши.

 

"ӨМЕТ"

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/tuy-baldagyn-n..
Фото: mykaleidoscope.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев