Заман сулышы

Көнче ир өч кечкенә баласын һәм хатынын ут төртеп яндырган

Ике кечкенә бала һәлак булган, әнисе күкрәк баласы белән хастаханәдә дәвалана.

Иркутск өлкәсендә бер ир өч кечкенә баласы белән хатынын ут төртеп яндырган.

Иркутск өлкәсендәге Тимирязев авылында өй эчендә ике кечкенә бала тереләй янып үлгән. Бу фаҗига турында 6 февральдә билгеле була, тик беркем дә бу фаҗиганең төгәл сәбәпләрен белми. Тикшерүчеләр версиясе буенча, хатынын, 4, 1 яшьлек һәм берничә айлык балаларын көнчелек аркасында исерек ир ут төртеп яндырган.
Хатын кечкенә баласы белән көч-хәл белән исән калган һәм район хастаханәсенә озатылган.

Янгын сүндерүчеләр йортны сүндерү вакытында ике кечкенә баланың янган гәүдәсен тапкан. Урынга шунда ук иң тәҗрибәле тикшерүчеләр һәм криминалистлар составында тикшерү-оператив төркеме чыккан. Алар янгынның ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыгуын ачыклаганнар. Шунда ук исерек хәлдә булган әти кешедән шикләнә башлыйлар.

- "Ике кечкенә баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, - дип билгеләп үткәннәр Россиянең Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында.
Шикләнелүче - 28 яшьлек көнче ир тоткарланган, аны сак астына алу турындагы мәсьәлә хәл ителә. Хәзер фаҗиганең бөтен нечкәлекләре һәм шартлары билгеләнә. Тикшерүчеләр шаһитлардан сорау ала.

- Беренчел мәгълүматлар буенча, гаилә имин буларак характерланган, бу хакта һәрьяклы тикшерү уздырганнан соң төгәл әйтергә мөмкин булачак, - дигән белгечләр.

Әлеге иргә сигез елдан егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яки гомерлек төрмә яный.

http:// http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/knche-ir-ch-kechken-balasyn-m-khatynyn-ut-trtep-yandyrgan

https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: