Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирус белән авыручылар саны кимиячәк вакытны әйттеләр

Россиядә Covid-19 чире киләсе елның февраль–март айларында кимергә мөмкин. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Гореловка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

 

Ул авырулар арта башлаганнан бирле исәпләгәндә, гадәттә, максималь үсеш 28 көн дәвамында (ике инкубация чоры) бара, дип аңлатты. Аның сүзләренчә, ноябрьнең беренче декадасы барысын да үз урынына куячак: бу вакытта процесс тотрыкланырга тиеш. Эксперт хәзергә кимүне көтми, чөнки эпидемиология процессын тотрыклыландыру өчен вакыт узарга тиеш, хәер, вирус һаман да таралачак әле.

«Шуннан соң тотрыклы кимү көтелә, без язын, 11 майдан соң шундый хәл күзәттек. Мөгаен, февраль–март айларында без кимү фазасына керербез», — дип фикер йөртә Горелов.

Аның фикеренчә, массакүләм вакцинациядән тыш, санитар-чикләү чараларына альтернатива юк. Дистанцияне үтәү, антисептикларны һәм шәхси саклану чараларын куллану эпидемик процессны акрынайтырга мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев