Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупция турында “Халык контроле” аша хәбәр ит

Билгеле булганча, шушы көннәрдә Татарстанда аеруча зур популярлык казанган "Халык контроле" сайтына үзгәрешләр кертелде. Хәзер халык порталда коррупция белән бәйле шикаятьләрен дә калдыра ала... Хәтерләсәгез, "Халык контроле" порталында әлеге категорияне барлыкка китерү турындагы сөйләшүләр күптән бара иде инде. Ник дигәндә, портал халык һәм хакимият арасында ышанычлы күпер булдырырга ярдәм итте....

Билгеле булганча, шушы көннәрдә Татарстанда аеруча зур популярлык казанган "Халык контроле" сайтына үзгәрешләр кертелде. Хәзер халык порталда коррупция белән бәйле шикаятьләрен дә калдыра ала...
Хәтерләсәгез, "Халык контроле" порталында әлеге категорияне барлыкка китерү турындагы сөйләшүләр күптән бара иде инде. Ник дигәндә, портал халык һәм хакимият арасында ышанычлы күпер булдырырга ярдәм итте. Татарстанлылар бу сайт ярдәмендә үз проблемаларын хәл итүгә ирешсә, түрәләр исә төрле идарәчәлек вәкилләренең эшчәнлеген контрольдә тота.
"Халык контроле" сайтында коррупция очраклары белән бәйле категория булдыру исә бу афәткә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итәргә тиеш. Өстәвенә, белгечләр ришвәтчелек очракларын бары тик халык ярдәмендә генә юкка чыгарырга мөмкин булуы турында әледән-әле ассызыклап тора.
27 июль көнне порталда 17 яңа категория барлыкка килде. Аларның барысы да коррупция белән бәйле һәм яшәешнең төрле тармакларын үз эченә ала. Шул рәвешле, балалар бакчалары, югары ук йортлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшчәнлеге, социаль хезмәтләр, эшмәкәрлек өлкәсе, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә, экология, транспорт һ. б. тармакларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Иң мөһиме, ришвәтчелек очраклары белән очрашкан һәркем бирегә кереп, махсус шикаять калдырырга тиеш.
- Сайтта шикаять калдыру өчен шәхси кабинетка керү таләп ителә. Шунысы мөһим, мөрәҗәгатьнең кем тарафыннан килгәнен әлеге шикаятьне тикшерүче кеше генә күрә. Башкалар өчен бу мәгълүмат тулысынча ябык. Шул рәвешле, аны аноним дип әйтергә мөмкин, - дип аңлаталар Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында.
Чыннан да, гади кеше биредәге шикаятьләрнең санын да, эчтәлеген дә күрә алмый. Беренче карашка, әлеге категорияләр тулысынча буш кебек. Чынлыкта исә тиешле органнар андагы мәгълүматны җитди контрольдә тота. Кирәк икән, тиешле карарлар кабул ителә, дип аңлаттылар җаваплы идарәчелектә.
Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция

2
X