Заман сулышы

Коточкыч фаҗига: бер хатын яңа туган баласын мичтә яндырып үтергән

Хабаровск өлкәсендә башка сыймаслык хәл: ана дигән кеше үзенең ике айлык баласын мичтә яндырып, мәетен бәдрәфкә ыргыткан. Хәзер тикшерү комитеты бу коточкыч җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Беренче мәгълүмат буенча, баласын үтергән 32 яшьлек хатын беркайда да эшләмичә, спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыккан. Торыр урыны булмыйча, ул баласын Полина Осипенко исемендәге...

Хабаровск өлкәсендә башка сыймаслык хәл: ана дигән кеше үзенең ике айлык баласын мичтә яндырып, мәетен бәдрәфкә ыргыткан. Хәзер тикшерү комитеты бу коточкыч җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Беренче мәгълүмат буенча, баласын үтергән 32 яшьлек хатын беркайда да эшләмичә, спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыккан.

Торыр урыны булмыйча, ул баласын Полина Осипенко исемендәге авылда урнашкан җитештерү базасы территориясендәге вагонда таба. Аннан сабыйны кофтасына төреп, мичкә ыргыта. Янган мәетне урамдагы бәдрәфкә чыгарып ташлый, дип яза newsru.com.

Үзенең шушы адымын хатын-кыз баланы үстерергә мөмкинлеге булмау белән аңлата. Суд кансыз ананы биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Тикшерү дәвам итә.

http://www.almet-rt.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: