Заман сулышы

Котыру чире котыра...

Татарстанда котыру чире таралу белән бәйле вәзгыять һаман да шактый кискен булып кала бирә. Әлеге куркыныч авыруга каршы җитди көрәш тә уңай нәтиҗәләргә китерми. Быел әлеге авыру очракларының узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга (!) артканлыгы да билгеле. Хәтерләсәгез, агымдагы елның август уртасында Татарстанның төп ветеринария идарәсе республикада котыру чиренә...

Татарстанда котыру чире таралу белән бәйле вәзгыять һаман да шактый кискен булып кала бирә. Әлеге куркыныч авыруга каршы җитди көрәш тә уңай нәтиҗәләргә китерми. Быел әлеге авыру очракларының узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга (!) артканлыгы да билгеле.
Хәтерләсәгез, агымдагы елның август уртасында Татарстанның төп ветеринария идарәсе республикада котыру чиренә каршы көрәш максатыннан махсус икеайлык игълан итәргә мәҗбүр булды. Әлеге карарны кабул итү юкка булмады, билгеле: ул чагында республиканың 36 районы һәм Казанда котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән иде.
Котыру авыруы йоктыручылар кимеми
Октябрь уртасында исә әлеге икеайлыкка нәтиҗәләр ясалды. Кызганыч, бу өлкәдәге вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада котыру чире йоктыруның 276 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4,1 тапкырга күбрәк.
- Котыру чире Татарстанның 37 районында һәм Казанда ачыкланды. Аларның 138е - кыргый төлкеләр булса, араларында 40 эт, 37 песи, 2 ат һәм 1 поши бар. Йорт хайваннарына килгәндә, мөгезле эре терлек арасында котыру чире йогуның 51очрагы теркәлде, - дип хәбәр итәләр Татарстанның баш ветеринария идарәсендә.
Котыру чире аеруча таралыш алган торак пунктларга килгәндә, әлеге саннар шулай ук борчуга сала. 2014 елда андый торак пунктлар саны 61 булса, быел 255кә җиткән.
- Котыру чирен кисәтү максатыннан республикада шактый мөһим чаралар кабул ителде. Икеайлык барышында 230,4 мең хайванга котыру чиренә каршы прививка ясалды. Аларның 176 меңе авыл хуҗалыгы хайваннары булса, 54,3 меңе эт һәм мәчеләр, - дип белдерәләр Татарстанның Роспотребнадзор идарәсендә.
Хуҗасыз этләрдән саклану өчен
Шушы вакыт эчендә республикада 1 254 төлке үтерелгән, 4 234 баш хуҗасыз эт һәм мәче тотылган. Махсус теркәлү узган этләр саны да арткан һәм якынча 6 меңгә җиткән.
- Кызганыч, котыру чирен кеше дә йоктыра ала. Агымдагы елда гына да хайваннар тешләүдән барлыгы 10,7 мең кеше зыян күргән. Бу - узган ел белән чагыштырганда 500 кешегә күбрәк. Әлбәттә, алар котыру чире йоткырган дигән сүз түгел. Шулай да, барысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән, - дип белдерәләр җаваплы идарәчелектә.
Табиблар халыкны игътибарлы булырга чакыра. Хайваннар китергән зыян ни дәрәҗәдә генә кечкенә булмасын, шунда ук ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хайванны исә ветеринарга күрсәтү таләп ителә.
Урамдагы хуҗасыз йорт хайваннарын үзегез белән алу катгый тыела. Алар котыру чиреннән тыш башка бик күп авырулар да таратырга мөмкин. Әгәр дә Казан урамнарында күпсанлы хуҗасыз этләргә тап булсагыз, "Ачык Татарстан" (open.kzn.ru, тел.063) сайты аша хәбәр итәргә мөмкин. Мондый хайваннар республиканың башка район һәм шәһәрләрендә ачыкланса, "Халык контроле" сайтына махсус шикаять калдыру сорала.
Әлбәттә, сөенечле яңалыклар да юк түгел. Республиканың кайсыбер районнарында котыру чире белән бәйле карантин гамәлдән чыгарылган инде. Кагыйдә буларак, әлеге районнарда котыру чире йоктырган соңгы хайван ачыкланганнан соң ике ай вакыт узган. Бу - Баулы, Буа һәм Саба районнары.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: