Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ковид белән авыручылар 2022 елда реабилитация уза алачак

Хәзерге вакытта мондый тернәкләндерү комплексына нинди медицина ярдәме керәчәге хәл ителә.

Covid-19 коронавирусы кичергән татарстанлылар сырхауханәләрдә реабилитация уза алачак. Хәзерге вакытта мондый тернәкләндерү комплексына нинди медицина ярдәме керәчәге хәл ителә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева хәбәр итте.

«Беренче тапкыр Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында 2022 елдан башлап амбулатор шартларда реабилитация нормативлары билгеләнә. Реабилитация күләме нормативы, тулаем алганда, арта. Коронавирус кичерүчеләр өчен реабилитация кертелә. Ким дигәндә җиде тапкыр бару карала. Комплекслы реабилитация бәясе 18,4 мең сум дип бәяләнә. Федераль дәрәҗәдә аңа нәрсә керәчәге турында аңлатмалар әзерләнә», - дип сөйләде докладчы.

Моннан тыш, киләсе елда Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында Covid-19 авыруы кичергән затларны тирәнтен диспансерлаштыруга аерым чаралар планлаштырылган.

«Ихтыяҗларны исәпкә алып, коронавирус йогышын ачыклауга КТ-тикшеренүләре, тест үткәрү шактый арту планлаштырыла», – диде Зәкәриева.

2022 елда Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында керемнәр 63,7 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 63,8 млрд сум, дефицит – 84,8 млн сум көтелә.

Республика бюджетыннан сәламәтлек саклауга киләсе елда 30,9 млрд сум юнәлтеләчәк, шул исәптән стационар медицина ярдәменә – 10,3 млрд сум, амбулатор ярдәмгә – 2,8 млрд сум, ашыгыч медицина ярдәменә – 342,4 млн сум.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/14-10-2021/kovid-bel-n-avyruchylar-2022-elda-reabilitatsiya-uza-alachak-5841106

 http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kovid-beln-avyruchylar-2022-elda-reabilitatsiya-uza-alachak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X