Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итте.

 

«Кызганыч, бу хәбәр дөрес. Ул озак вакытка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Хушлашу иртәгә булачак», — дип расладылар матбугат үзәгендә.

Габделҗәмил (Җәмил) Габделхак улы Зәйнуллин — филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлаган. 1994 елдан Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарихы факультетының көнчыгыш телләр факультеты мөдире. 2000-2001 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны институтының беренче директоры. Татар телендәге дини хезмәтләрне өйрәнгән белгеч, гарәп һәм фарсы теллләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/15-05-2020/halykara-m-n-s-b-tl-r-institutyny-berenche-direktory-mil-z-ynullin-vafat-5742890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев