Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән

Татарстанда фермада каравылчы булып эшләүче ир-ат сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген төнлә 101 янгын сагы номерына Бөгелмә районының Райлан авылындагы шәхси фермада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән «Петровка» һәм «Татар Димескәе» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре техник бинада тракторга ут кабуын, аның янәшәсендә сыерлар абзары булуын ачыклаган. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче ферма мөдире һәм каравылчы төтен белән тулган абзардан 80 сыерны коткарырга өлгергән.

Терлекләрне коткарган вакытта ферма каравылчысы кулын һәм тәнен пешергән. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Ул электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев