Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Курорт романына нокта куелачак, чөнки Төркиягә кияүдәге хатын-кызларны гына кертәчәкләр?

Курорт романына нокта куярга җыенучылар бар икән.

 

Кияүдә булмаган хатын-кызларга Төркиягә баруны тыярга телиләр. Әлеге тәкъдим белән чыккан Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов фикеренчә, төрек ир-атларыннан зарланучылар күп, ул илдә спиртлы эчемлекләр дә сыйфатсыз икән.

Депутат сүзләренчә, россияле хатын-кызлар төрек ир-атларының игътибарыннан эреп китүчән. “Төрекләр аларга олы мәхәббәт хакында җырлар җырлый, аннан соң уртак бала – әлеге әти кешенеке, ә хатын-кыз хокуксыз булып кала”, – дигән Милонов. Беркая да бармаганда беркем дә аларның башын әйләндермәячәк һәм сыйфатсыз спитрлы эчемлек белән сыйламаячак. Төркиягә андый эчемлекләр күпчелек Кипрдан килә, ә анда исә аны денатураттан ясыйлар, имеш. Бушлай гына сыйланган һәм исерек хәлдә ләззәтләнгән хатын-кызлардан шикаятьләр күп, хәзер аларга балаларын күрсәтмиләр, ди депутат.

Әлеге тәкъдим социаль челтәрләрдә шау-шу куптарды. Билгеле, хатын-кызларның күпчелеге моның белән килешми. Ни өчен Төркия һәм кияүдә булмаган хатын-кызлар гына? Читтә җилләнеп алырга теләүчеләр арасында кияүдәгеләр дә юк түгелдер, кемнең бушлай гына сыйланасы һәм күңелле ял итәсе килмәсен. Курорт романы Төркиядә генә һәм төрек белән генә булмаска да мөмкин. Депутат тәкъдиме чынга аша калса, чит илләргә чыгуның бөтен юнәлешләрен дә ябарга туры киләчәк. Өендә тамагы туймаган сыер да күрше абзарына карап мөгри башлый. Төркиясе булмаса, башкасы бар бит аның. Бөтен мәхәббәтле ир-ат Төркиядә генә ятмыйдыр. Сораштырулар буенча иң ягымлы, акыллы җирле халыклар исемлегендә төрекләр өченче баскычта гына бара. Алардан алдарак – итальяннар һәм грузиннар.

Ә юристлар фикеренчә, әлеге тәкъдимнең асылында кешеләрне җенси билгесенә, гаилә хәленә карап бүлгәләү ята һәм бу кеше хокукларын бозу. Мондый бүлгәләнеш Конституция нигезендә тыелган.

Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнаш никахлардан туган балаларга Россия гражданлыгын бирергә дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның фикеренчә, бала кайда гына туса да, ул Конституция нигезендә Россия гражданы булырга тиеш. Бу инициатива чит илдәге ватандашларга ярдәм итү программасы кысаларында тормышка ашырылырга мөмкин. Мәгълүм булганча, бүген катнаш никахта туган балалар белән катлаулы хәлләр чыккалап тора, гражданлык алу өчен икенче якның да ризалыгы кирәк. Лавров тәкъдиме чынга ашса, бу өлкәдә уңай үзгәрешләр булачак.

Язманы тулысынча укый аласыз монда

Фәнис Мотыйгуллин.

http://madanizhomga.ru/news/kn-temasyi/kurort-romanyna-nokta-kuelachak-chnki-trkiyag-kiyadge-khatyn-kyzlarny-gyna-kertchklr

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев