Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көймәдән егылып төшкән балыкчы ятьмәгә уралып батып үлгән

Батып үлгән ирнең мәетен шаһитлар ярга чыгарган.

Чаллыда «Энергетик» бакчачылык ширкәте янындагы Аккош күлендә ир-ат батып үлүе турында хәбәр кичә 20.37 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Билгеле булганча, көймәдә 51 яшьлек ир-ат күлгә ятьмә тикшерергә барган булган. Ул көймәдән егылып төшеп, балыкчы ятьмәсенә уралган һәм чыга алмыйча батып үлгән. Янәшәдә балыкчыга ярдәм итә алыр кеше булмаган.

Батып үлгән ирнең мәетен шаһитлар ярга алып чыккан. Алар аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев