Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Ландыш"ка – нәкъ алтмыш

"Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы "Ландыш" балалар сәламәтләндерү лагере 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар җыелды. "Татнефть" җәмгыятендәге барлык лагерьлар арасында "Ландыш" - иң олысы. Ул 1954 елның 5 маенда пионер лагере буларак оеша. Шул вакыт эчендә барлыгы 50 меңгә якын бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан....

"Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы "Ландыш" балалар сәламәтләндерү лагере 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар җыелды.


"Татнефть" җәмгыятендәге барлык лагерьлар арасында "Ландыш" - иң олысы. Ул 1954 елның 5 маенда пионер лагере буларак оеша. Шул вакыт эчендә барлыгы 50 меңгә якын бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан. Нефтьчеләр балаларның ялын уңайлы итү даими рәвештә зур күләмде төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкара. Бүген ул заманча, зур, якты спорт, акт заллары, уен мәйданчыклары, йөзү бассейны булган сәламәтләндерү үзәге. "Ландыш"ның урыны да бик матур - ул Ивановка авылын узып, "Степной" заказнигы янәшәсендә утыра.
Территориясенә килеп кергәч үк, ишегалларының пөхтәлегенә, балалар өчен уңайлы мәйданчыклар булуына игътибар итәсең. Ул, чыннан да, әкият сараен хәтерләтә. Заманча җиһазлы булу өстенә, аның территориясе җәй һәм көз айларында аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.
Чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерт белән башланып китте. Алып баручы лагерьның тарихы, уздырылган бәйрәмнәр, төрле чаралар турында сөйләде.
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов кунакларны сәламләп, лагерь хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итте.
- Лагерь үзенең тарихы белән горурлана ала икән, димәк үзенең эшчәнлеге белән дә лаеклы горурлана ала дигән сүз. Киләчәктә дә шулай ук уңышлы эшләвегезне телим. Лагерьның 70-80 еллык юбилеен да шундый зур гаилә белән билгеләп үтәргә булсын, - диде.
"Татнефть" җәмгыятенең ярдәмче производство бүлеге начальнигы Газинур Ибраһимов хезмәткәрләргә юбилей көнендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләде.
Бу көнне бирегә әйтерсең зур һәм дус гаилә җыелган иде. Бәйрәм кичәсе дә үзенә күрә бер очрашу формасында узды. Күпләр монда озак күрешмәгән хезмәттәшләрен очратты, ветераннар яшь чакларын искә төшереп, бергә эшләгән елларын искә алып утырды.
Бу көнне озак еллар дәвамында лагерьда пионервожатый, тәрбияче, аш пешерүче һәм башка вазифаларны үтәгән хезмәткәрләр сәхнә алдына чакырылды. Аларның гадел һәм тырыш хезмәтләре бәяләнеп, һәркемгә "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге, шулай муниципаль район башлыгының күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ландыш