Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск бакчачылары өчен файдылы киңәшләр

ПОМИДОР НИ ӨЧЕН ЯРЫЛА? Моның ике сәбәбе бар. Беренчесе, суны кирәгеннән артык сибү, икенчесе - туфрактагы азот күләменең күплеге. Шунысын исегездән чыгармагыз: азот минераль ашлама кертүдән генә артмый. Мәсәлән, тавык тизәген әчетеп сипкән очракта да туфракка кирәгеннән артык азот керә ала. Шунлыктан аны помидор үсентеләренә чамасын белеп кенә сибәргә кирәк....

ПОМИДОР НИ ӨЧЕН ЯРЫЛА?

Моның ике сәбәбе бар. Беренчесе, суны кирәгеннән артык сибү, икенчесе - туфрактагы азот күләменең күплеге. Шунысын исегездән чыгармагыз: азот минераль ашлама кертүдән генә артмый. Мәсәлән, тавык тизәген әчетеп сипкән очракта да туфракка кирәгеннән артык азот керә ала. Шунлыктан аны помидор үсентеләренә чамасын белеп кенә сибәргә кирәк.

КЫЯР НИГӘ ӘЧЕ?

Әче тәмне кукурбетацин матдәсе бирә. Ул аз микъдарда гына барлык кыярда да була. Теплицада артык югары температурада, дым җитешмәгәндә, салкын су сипкәндә, температура түбән булганда, ашламаны дөрес кертмәгәндә, кыскасы, ашлау таләпләрен тупас бозганда әлеге матдә арта. Заманча сортларда кукурбетацин азрак туплана. Мондый кыяр зыянлы түгел. Кукурбетацин шешләргә каршы тору үзлегенә ия.

КЫЯР НИ ӨЧЕН КӘКРӘЕП ҮСӘ?

Сәбәбе суны даими сипмәү һәм туфрак кибүдә булырга мөмкин. Кайчагында чәчәкле очы тарая һәм томшык сыман кәкрәя, ә кыяр аксыл яшел төскә керә. Бу - туфракта азот җитешмәүне күрсәтүче билге. Әгәр кыяр грушага охшап үссә -ана «злим ярлым лигән сүз Кыярнын уртасы тараеп тору - үсемлеккә салкын су сибүдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев